«Без хәтерлибез, без горурланабыз» күргәзмәсе (6+)

28 апрельдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Җиңү көненә багышланган микрорайон бәйрәмендә «Без хәтерлибез, без горурланабыз» дигән күргәзмә оештырды. 

IMG_20210429_110033
IMG_20210429_112626
IMG_20210429_112153_BURST7
IMG_20210429_111217

Чарага килүчеләрне Шәһәр Советы депутатлары Әхәт Нәсыйх улы Галәветдинов, Эдуард Рафаил улы Фәттахов һәм «Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Исаева Светлана Сергеевна тәбрикләде. Бәйрәм кунакларын үзенең фронт җырлары белән «Визит» джаз-оркестры каршы алды, волонтерлар барлык катнашучыларга георгий тасмалары тапшырды. 

18 нче урта мәктәп укучылары, 102 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең концерт номерлары чараны бизәде. «Каскад» хәрби-патриотик клубы кадетлары чыгышы бәйрәмнең иң патриотик мизгеле булгандыр мөгаен. Кыр ашханәсе оештырылды, анда барысы да Җиңү боткасы ашады, хәрби җырлар тыңлады, һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм күккә күгәрченнәр очыртты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: